20 декабрьдә Казан федераль университеты педагогик хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәге базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан муниципаль методик хезмәтләр җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә узды.
Семинар-киңәшмә барышында кадрлар кытлыгы шартларында педагогик хезмәткәрләргә адреслы ярдәм күрсәтү механизмнары, «ТРда физик-математик алга китеш» республика проектын гамәлгә ашыру, 2024-2025 уку елында региональ инновацион мәйданчыкларны һәм республика фәнни-гамәли конференцияләрен озата бару стратегияләре, 2025 елда квалификация күтәрүне оештыру үзенчәлекләре, шул исәптән функциональ грамоталылыкны үстерү буенча белем бирү һәм башка мәсьәләләр каралды.
Семинар-киңәшмә кысаларында шулай ук Казанның, Әлмәт һәм Чистай районнарының муниципаль методик хезмәтләренең эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде.