Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре белән, Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы "Рособрнадзор ярдәмчесе" чат-бота эшчәнлеге мәсьәләсе буенча видеоконференц-элемтә форматында киңәшмә үткәрде.
Укытучыларның бюрократик йөкләнеш белән бәйле сорауларына оператив җаваплар алу максатында булдырылган сервис Россиянең бөтен территориясендә 2025 елның гыйнварында эшли башлаячак. 2025 елның мартында балалар бакчалары һәм ссузлар педагоглары өчен чат-бот кертү планлаштырыла.
Чат-бот автоматик режимда эшләячәк. Әгәр сорау җентекләп карауны таләп итсә, хәбәр төгәл җавап бирү өчен төбәк операторына күчерелә. Киңәшмә барышында сервис җитештерүчеләр тарафыннан тест мөрәҗәгате мисалында чат-бот эше күрсәтелде. Ел ахырына кадәр чат-бот белән эшләү буенча төбәк операторларын укыту оештырылачак.
Анзор Музаев барлык дәрәҗәдәге мәгариф оешмаларында бюрократияне киметүнең мөһимлеген ассызыклады, шулай ук укытучылар арасында "Рособрнадзор ярдәмчесе" эшли башлау турында мәгълүмат эше уздыру кирәклегенә игътибар итте.