Илсур Һадиуллин “Теләкләр чыршысы” проекты кысаларында балаларның хыялларын үтәде

2024 елның 24 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин “Теләкләр чыршысы” бөтенроссия акциясендә катнашты һәм Яр Чаллыда яшәүче кыз һәм Буада яшәүче малайның хыялын тормышка ашырды. Чаллыдан Ралина батутлы булды, ә Буадан Радмир - чыбыксыз колакчын алды.

– “Чит балалар булмый - акциянең төп юлламасы шундый. Шунысы сөендерә, аңа елдан-ел күбрәк кушылалар, алар мохтаҗ балаларга ихлас күңелдән игътибар һәм кайгырту күрсәтергә әзер. Баланың хыялын үтәү - ул яхшылыкка һәм могҗизага ышаныч бирү дигән сүз!”, - диде ул.

"Теләкләр чыршысы" акциясе 2018 елдан бирле гамәлдә, биш ел дәвамында аның барышында бөтен Россиядән 100 меңнән артык баланың теләге үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International