Татарстан мәктәп укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү проектларына зур игътибар бирә. Балалар гомуми белем бирү программасын гына түгел, ә аларны, мәсәлән, робототехника, программалаштыру, модельләштерү нигезләренә өйрәтә торган өстәмә дәресләр дә уза. Моңа Казан Совет районының 79 нчы экологик-технологик лицеена визиты вакытында Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов игътибар итте.
Ул барлык балалар өчен дә белем алу мөмкинлегенең мөһимлеген ассызыклады. Мәсәлән, “Родина” 79 нчы лицеенда аутизм авырулы балаларны яшьтәшләре белән бергә укыту өчен барлык шартлар да тудырылган. Мондый тәҗрибәләрне, депутат фикеренчә, башка төбәкләргә таратырга яки аларны бөтен Россия буенча кертү өчен закон чыгару тәкъдимен формалаштырырга кирәк.