Чернышенко укытучыларга укучыларының уңышлары өчен бүләк биреләчәк диде

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе

Укытучыларга үз укучыларының уңышлары өчен акчалата бүләк бирәчәк. Бу инициативаны мәгариф үсеше стратегиясенә язачаклар, дигәе РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко, РИА “ Новости” язганча.

"Укытучылар үзләренең укыткан укучыларның яхшы нәтиҗәләр күрсәткече өчен өстәмә рәвештә бүләкләнәчәк", - диде Чернышенко. Спикер бу мәсьәләдә системаның гаделлеге мөһим дип өстәде.

Чернышенко сүзләренчә, мәгариф үсеше стратегиясенең беренче текстын "Яңа елдан соң, гыйнварда" Президент администрациясендә тәкъдим итәчәкләр. Бу документ өстендә бик күп экспертлар эшли, шулай булгач, "Стратегия бөтен ил белән эшләнә", дип йомгаклады РФ вице-премьеры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International