Россиядә ата-аналар инициативалары конкурсының икенче сезонында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Оештыручылар конкурсантлар үз проектларын җентекләп эшли алсын өчен гариза кампаниясе срогын озайттылар, шулай ук бүләкләнүчеләр санын дүрт тапкырга арттырырга планлаштыралар, дип хәбәр итә "Знание" Россия җәмгыяте матбугат хезмәте
Беренче конкурста 89 төбәктән 5 меңнән артык мәктәп катнашты. 200 ата-аналар комитеты җиңүчеләр дип табылды. Алар үз инициативаларын тормышка ашыруга 160 млн сумга якын акча алган. Икенче сезонда бәйгенең төп этаплары үзгәрмәячәк. Гариза тапшыру кампаниясен озайтудан тыш, оештыручылар катнашучылар өчен проектларны эшләү һәм Россиянең һәр төбәгеннән ата-аналар өчен смета төзү буенча укыту семинарлары әзерләде.
Гаризаны 2025 елның 11 мартына кадәр Знание.Родители сайтында калдырырга була.