Чернышенко: Мигрантлар балаларына 2025 елның апреленнән башлап рус телен белү буенча тест үткәрә башлаячаклар

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе

Бөтен Россия буенча 2025 елның 1 апреленнән мигрантлар балаларын мәктәпләргә кабул итү өчен рус телен белүләре буенча тест үткәрә башлаячаклар. Бу хакта РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Ил Хөкүмәте башлыгы урынбасары сүзләренә караганда, хәзер Рособрнадзор методик материаллар һәм тест системалары әзерләүне тәмамлый һәм бәяләү критерийларын әзерли, чөнки "төрле сыйныфлар өчен тест үткәрүнең төрле дәрәҗәсе кирәк булачак".

Шуңа бәйле рәвештә Чернышенко ачыклык керткәнчә, бер ел эчендә Россия мәктәпләренә якынча 155 мең мигрант баласы бара.

Элегрәк РФ Дәүләт Думасы мәктәпләргә рус телен белмәгән чит ил гражданнарының балаларын кабул итүне тыя торган закон кабул итте.

Шул ук вакытта Казанда рус телен өйрәнү буенча мигрантлар балалары өчен курслар барлыкка килергә мөмкин. Алар белән беренче сыйныф укучыларын гына түгел, өлкәнрәк балаларны да өйрәтү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International