Казанның 79 нчы экологик-технология лицее мәйданчыгында ГТО нормативларын үтәү буенча тантаналы чара узды.
Чарада РФ Федераль Җыелышының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе Ярослав Нилов, РФ атказанган тренеры, ГТО илчесе, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм Татарстан Республикасының «Хезмәткә һәм оборонага әзер» төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма директоры Артур Сабитов катнашты.