В.А. Окулов исемендәге олимпиадада катнашу өчен теркәлүгә старт бирелде

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе

Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИ (КНИТУ-КАИ) оештырган, Физика буенча Окулов исемендәге олимпиадада теркәлү ачылды. Олимпиада Мәгариф министрлыгы исемлегенә һәм Конкурсларның республика реестрына керә. Олимпиадада катнашу ирекле һәм бушлай.Быел ул унынчы тапкыр узачак.

Олимпиадага әзерлек өчен курслар, лекцияләр һәм башка материаллар бар. Алар белән танышырга, шулай ук тагын да җентекле мәгълүматны олимпиада сайтында белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International