Татарстанда мәктәп укучылары өчен Яңа ел программасы оештырыла

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Кышкы каникуллар - күңелле Яңа ел бәйрәмнәре, кызыклы очрашулар, мавыктыргыч конкурслар, уеннар, ярышлар вакыты җитә. Укучыларның тормышы һәм сәламәтлеге иминлеген тәэмин итүче, каникуллар вакытында чараларның бердәм планын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру максатларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2024 елның 30 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр кышкы каникуллар үткәрүне тәкъдим итә.

Бу чорда балалар өчен сәламәтләндерү оешмаларында һәм мәктәп яны лагерьларында кышкы сменалар оештырылачак.

Ел саен 24 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр “Театраль сезон” профильле сменасы оештырыла, анда Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлегеннән 150 укучы белем ала. Смена талантлы балалар һәм яшүсмерләрнең театр эшчәнлеген активлаштыруга юнәлтелгән.

Республика олимпиада үзәге кышкы каникул чорында математика буенча 165 укучы белән “Математик смена” укыту-тренировка җыеннары уздырачак.

Профильле сменалардан тыш, 21 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп яны лагерьлары эшен оештыра. Кышкы каникул вакытында республиканың 5 муниципаль районында (Актаныш, Лениногорск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Чистай) 38 мәктәп яны лагере эшләячәк. Анда 1315 бала ял итәчәк, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләрдән 174 бала.

Министрлык тарафыннан «Мәдәни кышкы каникуллар» проекты гамәлгә ашырыла. Проект кысаларында балалар Казанда «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә, «Россия - минем тарих» тарихи паркында һәм В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында төрле чараларда катнаша алачак.

Кышкы каникул чорында республиканың барлык муниципаль районнарында мәктәп укучылары өчен 2500дән артык Чыршы бәйрәме үткәрү планлаштырылган.

Каникул чорында чаралар уздырганда укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International