Татарстанда "Яшьләр һәм балалар" һәм "Гаилә" яңа илкүләм проектларына 5 млрд сум акча бүлеп биргәннәр

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Биш ел эчендә Татарстанда "Мәгариф" илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 26 млрд сум акча кертелде, шуларның 20 млрд - федераль бюджеттан. 2025 елда проект үзгәрә һәм башка форматта эшләячәк.

Аның максатлары «Яшьләр һәм балалар», «Гаилә» илкүләм проектлары кысаларында гамәлгә ашырылачак. Аларга 2025 елда республика 5 млрд сум сарыф итәчәк. Бу хакта “Татар-информ”дагы матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин хәбәр итте.

Илкүләм проект трансформацияләнүгә карамастан, республикада мәктәпләрне төзү һәм капиталь төзекләндерү, фән кабинетларын җиһазландыру эшләре дәвам итәчәк. Яңалыклар арасында - балалар бакчаларына һәм һөнәри оешмаларга, тулай торакларга капиталь ремонт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International