ТР Рәисе Яңа ел чыршысына килгән махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары белән очрашты

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика Яңа ел чыршысында катнашучы балаларны һәм яшүсмерләрне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады.

Яңа ел чарасы Казанда «Татнефть-Арена» боз спорт сарае мәйданчыгында уза.

Театрләштерелгән тамаша башланганчы Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм үзләрен фән, спорт, мәдәният һәм иҗтимагый эшчәнлектә күрсәткән талантлы балалар белән очрашты.

Балалар аны рус һәм татарча музыкаль сәламләү белән каршы алдылар. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин аларны иң сәләтле балалар дип атады.

Очрашуда кадет мәктәпләре укучылары да катнашты, алар Татарстанда “Беренчеләр хәрәкәтенең” төбәк бүлеген тәкъдим иттеләр.

Очрашу азагында балалар ТР Рәисе белән фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International