Рөстәм Миңнеханов балаларны һәм яшүсмерләрне якынлашып килүче Яңа Ел белән котлады

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

 Без сезнең һәркайсыгыз белән горурланабыз! Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Р. Миңнеханов Яңа ел чыршысында катнашучы балаларны һәм яшүсмерләрне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады.

Бәйрәм Казанда «Татнефть-Арена» боз спорт сарае мәйданчыгында уза. Гомумән алганда, Республика чыршысына якынча 17 мең бала килер дип көтелә.

 Рөстәм Миңнеханов, балаларның барысын да якынлашып килүче ел буе көтеп алган, якты гаилә бәйрәме белән котлады!

 Республика чыршысы кысаларында театральләштерелгән тамаша башланганчы Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучыларның  балалары һәм үзләрен фән, спорт, мәдәният һәм иҗтимагый эшчәнлектә күрсәткән талантлы балалар белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International