«Елмай» Казан паркында 3 гыйнвардан 7 гыйнварга кадәр «Яңа елдан башлаячакмын» балалар лабораториясе оештырыла. Проектка 12 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар кушыла ала, дип хәбәр итте балалар иҗтимагый киңлеге командасы.
Лаборатория кысаларында катнашучыларны иҗат, медиа һәм коммуникация, архитектур дизайн, экология һәм дипломатия юнәлешләре буенча дәресләр көтә. Балалар шәһәр институтлары турында белә һәм фикердәшләр белән таныша алачак. Сменалар дүрт сәгатькә якын узачак - 11:00 дән 15:30 га кадәр (вакыт үзгәрергә мөмкин).
Урыннар саны чикләнгән - 27 декабрьгә кадәр сылтама буенча гариза тутырырга кирәк. Лабораториягә сайлап алынган кандидатлар кушылачак.
Оештыручылар - Казан парклары һәм скверлары дирекциясе, "Беренчеләр хәрәкәте" бөтенроссия берләшмәсе һәм "Архидети" проекты командасы.