"Луч" инклюзив үзәгендә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кышкы лагерь сменасы узачак. Анда 12 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.
Смена 2025 елның 4-8 гыйнварында үтәчәк. Дәресләрнең озынлыгы - биш сәгать, 10:00дән 15:00гә кадәр, дип хәбәр иттеләр «Добрая Казань» автоном коммерцияле булмаган оешмада.
Программага иҗади дәресләр, кулинар осталык, музыка һәм вокал дәресләре, кинога походлар кертелгән. Шулай ук белгечләр балалар өчен канистерапия һәм вин-чун (кытай хәрби сәнгате) буенча дәресләр үткәрәчәк.
«Луч» инклюзив үзәге Ильич ур., 21/8 адресы буенча урнашкан.
Язылырга һәм мәгълүматны 7(843)558-74-18 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.