Казан федераль университетының Император залында ХIII Республика ачык хокук турнирының ябылу тантанасы булды. Ярышта Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә 8-11 сыйныф укучылары катнашты.
Чараны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге, М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының юридик факультеты, Казан федераль университеты белән берлектә оештырдылар. Турнирны уздыруда «Россия юристлары ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты һәм Россия дәүләт гадел хөкем университеты ярдәм итте.
Турнирның ачык этабы 21-23 декабрьдә “Дуслык” укыту-сәламәтләндерү үзәге базасында узды. Анда Татарстан Республикасының шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук Мәскәүдән командалар катнашты.