3-8 гыйнварда Казанның биш бистәсендә «Бокс Хобби» мобиль яшүсмерләр клубы эшләячәк. Яшь казанлылар өчен күңел ачу программасы әзерләнгән: спорт уеннары, иҗади мастер-класслар, квизлар, бию флешмоблары, конкурслар һәм башкалар.
Килүчеләрне көн саен 12:00 дән 13:30 га кадәр көтәләр, дип хәбәр итәләр оештыручылар. Күчмә комплекс түбәндәге локацияләрдә булачакк:
3 гыйнварда - Привольный поселогы, Липецкая ур., 51 (хоккей тартмасы янында);
4 гыйнварда - Самосырово бистәсе, Тынычлык ур., 73;
5 гыйнварда - Дәрвишләр бистәсе, Станционная ур., 9;
6 гыйнварда - Кече Дәрвишләр бистәсендә 2 нче йорт каршында;
7 һәм 8 гыйнварда – Колсәет бистәсе, Чулпан ур., 13 (балалар мәйданчыгы каршында).
Оештыручылар - балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, «Подросток» МБУ һәм Казанның Совет районы администрациясе.