Якынча 10 мең сәләтле бала һәм МХОда катнашуыларның балалары Казан циркында Яңа ел тамашаларын бушлай карады. Программага өч яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар чакырылды. Тамаша тәмамлангач аларга шәһәр мэры Илсур Метшин бүләкләрен тапшырдылар.
Ике көндә, 26 һәм 27 декабрьдә, биш тамаша оештырылды. Һәр тамаша алдыннан тамашачыларга Илсур Метшин видеомөрәҗәгатен күрсәттеләр. Ул яшь казанлыларны Яңа ел белән котлады.