Яшьләр урамындагы ике подъездлы 40 фатирлы йорт Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән.
Сантехника, ике контурлы казаннар, газ анализаторлары, шулай ук исәпкә алу приборлары урнаштырылган заманча фатирларда бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре, яшь гаиләләр, грантлар алучылар, ятим балалар һәм "Аренда торагы" программасында катнашучылар яшәячәк. Ачкычлар тантаналы шартларда тапшырылды. Яңа фатир алучыларның шатлыгын ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмиев, ТР Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов, муниципаль район башлыгы Ранис Камартдинов уртаклашты.