Халыкара иншалар конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Ул Бөек Ватан сугышы чорында СССРның тыныч халкының фаҗигасе турында тарихи хәтерне саклап калуга һәм тапшыруга юнәлтелгән «Без срока давности»агарту проекты кысаларында уздырыла. Аны РФ Мәгариф министрлыгы оештыра.
Конкурста 5-11 сыйныф укучылары, көллият һәм техникум студентлары, шулай ук Россия, Беларусь Республикасы һәм элеккеге СССР территориясендә урнашкан башка илләрнең укучылары катнаша ала.
Конкурста 2025 елның 19 гыйнварына кадәр катнашырга мөмкин.
Аның нәтиҗәләре буенча иншалар җыентыгы бастырылачак. Җиңүчеләрне һәм призерларны педагог-остазлары белән бергә бүләкләү тантанасына чакырачаклар.