Рособрнадзор 2024 елда 23 мәгариф оешмасына лицензия биргән һәм 731 аккредитация экспертизасы уздырган

2024 елның 28 декабре, шимбә

Рособрнадзор 2024 елда мәгариф оешмаларына белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга 23 лицензия биргән, өч оешмага лицензия бирүдән баш тарткан. Моннан тыш, хезмәт тарафыннан Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре мәгариф оешмаларына 162 вакытлы лицензия бирелгән.

 Шулай ук бер ел эчендә белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертүгә бәйле 1530 процедура уздырылган, шул исәптән белем бирү эшчәнлеге туктатылуга бәйле рәвештә.

 2024 елда Рособрнадзор белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе кысаларында һөнәрләр, белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләренең берләштерелгән төркемнәре буенча 731 аккредитация экспертизасы үткәрде, бу 2023 елга караганда 2,25 тапкырга күбрәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International