27 декабрьдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты базасында Татарстанда террорга каршы комиссия аппараты ярдәмендә «Россиядә Гаилә елында балачак навигациясе: «Балачак навигаторлары» проекты эшчәнлегенә йомгак ясалды. Форумда республиканың гомумбелем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларының балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек итү һәм тәрбияләү буенча директорларның 1,2 меңнән артык киңәшчесе катнашты.
Чараны Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ачты, ул форумда катнашучыларга яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткәннәре, укучыларның һәрьяклап үсеше өчен шартлар тудырганнары, мәгариф системасының, укучыларның һәм ата-аналар берлегенең нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен рәхмәт белдерде.