Кадерле дуслар! Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән котлыйм!
Узып баручы ел мәгариф өлкәсендәге якты һәм мөһим вакыйгалар белән тулы. Бердәм белем бирү тирәлеген формалаштыру өчен күп эшләнде. Аның һәр компоненты, бердәм программалар, дәреслекләр яки тәрбия системасы булсынмы, барысы да балалар өчен белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.
Без «Мәгариф» илкүләм проектына йомгак ясыйбыз, шуның нәтиҗәсендә уку йортлары инфраструктурасын сыйфатлы яңартуга, балаларның потенциалын ачу өчен барлык регионнарда да шартлар тудыруга ирештек. Һәм без бу мөһим эшне 2025 елда яңа проектлар кысаларында дәвам итәчәкбез.
Россия Президенты йөкләмәсе буенча без 2036 елга кадәр һәм 2040 елга кадәр перспективада, мәгариф үсеше стратегиясен эшләүгә керештек.
Кадерле дуслар! Яңа ел сезгә яңа мөмкинлекләр, уңышлар һәм казанышлар китерсен. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм иң яхшы теләкләр телим!
Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов