Владимир Путин балалар лагерьларында бердәм тәрбия программасы турындагы канунга кул куйды

2025 елның 2 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Президенты Владимир Путин 28 декабрьдә балалар лагерьларында бердәм тәрбия программасы кертелү турындагы законга кул куйды. Үзгәрешләр «Россия Федерациясендә бала хокукларының төп гарантияләре турында» законга кертелде. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган.

Документтан аңлашылганча, балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру федераль программа һәм тәрбия эшенең календарь планы нигезендә үткәрелергә тиеш. Календарь планнарда ата-аналар көннәрен, бала шәхесен үстерүгә, балаларда хезмәткә һәм аның нәтиҗәләренә җаваплы карауга юнәлдерелгән чараларны, ватанпәрвәрлек, гражданлык хисләрен, Ватанны саклаучылар истәлегенә һәм Ватан Геройлары батырлыкларына, өлкән буынны һәм үзара ихтирам итүне, Россиянең күпмилләтле халкы мәдәни мирасына һәм традицияләренә, табигатенә һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтне күздә тотарга кирәк. Закон 2025 елның 1 апреленнән үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International