Россия Мәгариф министрлыгы һәм “ Беренчеләр хәрәкәте” «Россия балалар Кыш Бабае» бөтенроссия акциясе кысаларында «Беренче чыршылар» акциясе үткәрә. Анда хәрәкәтнең беренчел бүлекләрендә укучы һәм остазлар, Беренчеләр хәрәкәтенең коллектив катнашучылары, “Туганнар - Любимые” гаилә берләшмәсе вәкилләре, балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре катнаша. Акция 2025 елның 14 гыйнварына кадәр уза.
Мәктәп укучылары остазлары һәм ата-аналары белән бергә нәниләр өчен Яңа ел котлауларын оештыралар. Алар чараны уздыру урынын һәм датасын, чакырылган балалар санын билгели, сценарийлар әзерли, костюмнар һәм музыкаль номерлар сайлый, репетицияләр һәм чыгышлар графигын билгели.
Чаралар үткәрү процессын мәктәп укучылары видеога яки фотога төшерә, ә аннары "ВКонтакте" социаль челтәрендә фотосурәтләр һәм видеороликлар бастыра. Пост #ПервыеЁлка, #РоссийскийДетскийДедМороз рәсми хештеглары белән куела.