"Пушкин картасы" хуҗалары ата-аналарын музейларга ташлама белән алып бара алалар

2025 елның 3 гыйнвары, җомга

12 гыйнварга кадәр Россиядә "Пушкин картасы" хуҗалары өчен яңа ел акциясе үткәрелә. Мәдәният учреждениеләрендә булганда, алар ата-аналар өчен 10 процентлы ташлама белән билетлар сатып алырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр "Россиянең илкүләм проектлары" рәсми телеграм-каналында.

Акциядә 1 меңнән артык театр, музейлар һәм мәдәният үзәкләре, шул исәптән Татарстанның «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы катнаша. Кайбер оешмаларда гаиләләре белән килүчеләр өчен махсус программалар уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International