Иннополис университеты кабул итү сыйфаты буенча РФ югары уку йортлары рейтингында өченче урынны алды

2025 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Узган ел Иннополис университеты абитуриентларны кабул итү сыйфаты буенча Россия югары уку йортлары рейтингында өченче урынны алды. Россия университетларында кабул итү сыйфатын тикшерүне Югары икътисад мәктәбе тәкъдим иткән.

"2024 елда эре инженер мәктәпләре булган техник университетлар һәм югары уку йортлары кабул итү сыйфаты буенча беренче тапкыр Россия югары уку йортларның топ-20се арасыннан яртысын алды. Гомуми кабул итү сыйфаты буенча беренче өч урынны нәкъ менә техник университетлар - Физтех, МИФИ һәм Иннополис алган. Әйдәп баручы техник вузларның берсе дә 2023 ел белән чагыштырганда гомуми кабул итү сыйфатының түбәнәюен күрсәтмәде һәм барлык техник вузлар диярлек кабул итү сыйфатының 2022 ел белән чагыштырганда артуын күрсәтте ", - диелә хәбәрдә.

Тикшеренүләр буенча, югары уку йортларына бюджетка кабул итүнең уртача баллы узган ел 70,2, түләүлегә - 64,1 тәшкил иткән. Шул ук вакытта түләүле урыннарга кабул ителүчеләрнең саны арту күзәтелә, 2023 ел белән чагыштырганда, 9,8 процентка.

Шул ук вакытта Казан федераль университетында һәм СПбДУда 2022 ел белән чагыштырганда БДИның уртача баллының кимүе күзәтелә. Мониторингта БДИ нәтиҗәләре буенча кабул ителә торган барлык Россия югары уку йортлары катнаша. Узган ел - 803 югары уку йорты катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International