Иннополис мәктәбе базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы дәүләт гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен республика семинар-киңәшмәсе узды

2025 елның 2 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кадет белемен, мәктәп-интернатларын гамәлгә ашыручы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен республика семинар-киңәшмәсе узды.

Семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин, министр урынбасары М.З.Закирова, министрлык вәкилләре, кадет мәгарифен гамәлгә ашыручы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дәүләт гомуми белем бирү мәктәпләре директорлары катнашты.

Очрашу барышында узып баручы елга нәтиҗәләр ясалды, мөһим һәм әһәмиятле чаралар, киләчәккә планнар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International