Татарстанда 2025 елда 5,7 меңнән артык студент транспорт гранты буенча ярдәм алачак. Айлык түләү суммасы муниципаль берәмлеккә бәйле: Казан өчен бу 11 мең сум, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Алабуга районнары өчен - 10 мең сум, калган районнар өчен - 8 мең сум.
«Транспорт гранты - Татарстан студентларына ярдәм итүнең мөһим һәм кирәкле чараларының берсе. Ассызыклыйм, аңа социаль мохтаҗлар гына түгел, үзен уку һәм иҗтимагый тормышта актив күрсәткән кешеләр дә дәгъва итә ала. Быел республиканың төрле районнарыннан 5,7 меңнән артык укучы шундый ярдәм алачак», - дип билгеләп үтте Студент көненә багышланган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Ярдәм февральдән июньгә кадәр, шулай ук сентябрьдә айлык түләүләр рәвешендә биреләчәк.