Сара Садыйкова исемендәге “Калфаклы сандугач” VII төбәкара татар җыры һәм камера-инструменталь музыкасы ачык фестиваль-конкурсы була

2013 елның 1 ноябре, җомга
Татар халкының сөекле композиторы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы булып танылган Казан кызы Сара Садыйкованың (1906-1986) тууына 1 ноябрьдә 107 ел тула.
Татар халкының җыр һәм музыка сәнгате өлкәсендә якты эз калдырган әлеге мәшһүр сәнгатьченең исемен мәңгеләштерү юлында Сара Садыйкова исемендәге “Калфаклы сандугач” дигән татар җыры һәм камера-инструменталь музыкасы төбәкара ачык фестиваль-конкурсы үткәрелә.
Казанның Киров районында урнашкан 4 нче татар гимназиясендә 31 октябрьдә шушы фестивальның 7 нчесе була. ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, фестивальның укучылар һәм педагоглар арасында популяр, халык арасында абруе зур. Шул рәвешле, фестиваль хәрәкәтенә күбрәк баланы җәлеп итү, үсеп килүче буынны Сара Садыйкованың мирас булып калган моңнарына якынайтуны, татар милли музыкасы традицияләрен сеңдерүне, әхлакый һәм рухи тәрбияләүне максат иткән мондый иҗади фестиваль-ярышта Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләре гомумбелем бирү, музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучылары үзләренең мөмкинлекләрен күрсәтеп, сәләтләрен сынап карый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International