Татарстанда «Земский учитель» программасында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә

2025 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Конкурста катнашу өчен 2025 елның 10 гыйнварыннан 15 апрельгә кадәр https://zemteacher.apkpro.ru/ порталында туры килә торган бер вакансиягә гариза калдырырга кирәк. Татарстан Республикасында конкурс нигезендә сайлап алу 12 вакантлы вазыйфа буенча үткәрелә. Гаризаны Россия Федерациясе гражданнары булган һәм квалификация таләпләренә һәм һөнәри стандартларга җавап бирә торган, 55 яшькә кадәрге укытучылар бирә ала.

Авылларга яки зур булмаган шәһәрләргә күчәргә карар кылган педагогларга бер тапкыр 1 млн. сум күләмендә акча түләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International