Бүген Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясендә “Ел инновациясе” еллык республика конкурсында “Перспектива” номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов бүләкләде. «Ел инновациясе» - фәнни-технологик проектларга һәм компанияләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән конкурс. Конкурсны Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе оештырды. 2024 елда конкурста катнашуга рекордлы санда гаризалар килгән – 514.
«Перспектива» номинациясе финалистлары:Даниил Захаров , Захар Вориков, Полина Бабкина, Арина Попова һәм Дарья Жилякова , Артур һәм Эдгар Якубчик, Дана Хәбибуллина.