2025 елның 6-8 февралендә Кукмара районында «КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында 2024/2025 еллар финалы булды. Егетләрнең һәм кызларның иң яхшы командалары Кукмараның “Барс Арена” спорт савыктыру комплексында һәм А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейда очрашты.
Республикада барлык этаплар - муниципаль дәрәҗәдән алып региональ дәрәҗәгә кадәр, югары дәрәҗәдә узды. Ярышларда мәктәпләрнең җыелма командалары чыгыш ясады.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан укучылары «КЭС-БАСКЕТ» МБЛ чемпионатында 2009 елдан бирле катнашалар.
Гариза бирү кампаниясе йомгаклары буенча «КЭС-БАСКЕТ» МБЛ чемпионатының унсигезенче сезонында республиканың 880 гомуми белем бирү оешмасыннан 1500 команда теркәлгән, бу - 51 муниципаль берәмлектән 23 меңнән артык укучы.
Ярышларны оештыручылар Кукмарада үткән әлеге ачык, мавыктыргыч ярышларны күбрәк кеше күрә алсын өчен, финалны турыдан-туры трансляцияләү турында карар кабул итте. Алты атна дәвамында муниципалитетларда дивизион этаплар узды һәм Татарстанның иң яхшы 16 командасы финалга Кукмара шәһәренә килделәр.
Конкурсны «КЭС-Баскет» Мәктәп баскетбол лигасының суперфиналы җиңүче командасы вәкилләре, 2022 елгы «КЭС-Баскет» Мәктәп баскетбол лигасының Халыкара Суперкубогы җиңүчеләре Илфар Садертдинов, Булат Хурамшин, Даниил Назаров һәм Раил Шәймәрданов уздырды.