Казанда «Истории славные страницы. Школы Героев» төбәкара конференциясе узды

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

7 февральдә Казан шәһәренең Яңа Савин районына урнашкан Россия герое М.Р.Әхмәтшин исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 113 нче татар-рус мәктәбендә «Истории славные страницы. Школы Героев» төбәкара конференциясе узды .

Әлеге конкурсны оештыру идеясе 2016 елда, мәктәп исемен үзгәрткәннән соң барлыкка килгән. 2017 елның гыйнварында беренче конференция узган. Конференция яшьләр арасында үз халкының, иленең тарихын һәм мәдәниятен тирәнрәк өйрәнүгә кызыксыну уятуга, шулай ук конкрет кешеләрнең гамәлләре нигезендә югары әхлакый ориентирлар формалаштыруга юнәлдерелгән.

Читтән троып үткәрелгән этапка 123 эш җибәрелгән, шуларның 98е финалга чыккан, шул исәптән Россия Федерациясе төбәкләреннән (Лисичанск, Тыва Республикасы (Кызыл), Киров өлкәсе (Вятские Поляны), Марий-Эл (Йошкар Ола), Чиләбедән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International