Яр Чаллының 82 нче кадет мәктәбе музее Идел буе федераль округында иң яхшы музей исеменә ия булды

2025 елның 14 феврале, җомга

Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82нче кадет мәктәбе музее Идел буе федераль округында иң яхшы музей дип танылды. Идел буе федераль округы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы беренче урынны алды. Яр Чаллыда урнашкан кадет мәктәбе музей җиһазлары алу өчен 100 мең сумлык сертификат алды.

Яр Чаллы шәһәренең 82нче кадет мәктәбе үзенең якташы, Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемен йөртә, ул Бөек Ватан сугышы башланганда күрсәткән батырлыклары өчен югары дәрәҗә алган. 1941 елның 29-30 ноябрендә Тихвин шәһәре өчен барган сугышларда Ленинградка якынлашып килүче 7 сугышчан расчетның бердәнбер исән-сау калган, каты яраланган ул. Музейда аның турында истәлекләр, совет халкының сугыш елларындагы батырлыгы турында сөйли торган экспонатлар саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International