2013 нче елның 24 октябрендә Татарстан Республикасында Рәсәй Федерациясенең Рәисе урынбасары Д.О. Рогозин житәкчелегендәге утырышта “Оборона житештерү оешмаларын югары белемле кадрлар белән тәэмин итү” турында сорау каралды

2013 елның 28 октябре, дүшәмбе
2013 нче елның 24 октябрендә Татарстан Республикасында Рәсәй Федерациясенең Рәисе урынбасары Д.О. Рогозин житәкчелегендәге утырышта “Оборона житештерү оешмаларын югары белемле кадрлар белән тәэмин итү” турында сорау каралды.
Шушы чараларга туры китереп, ААҖ “КВЗ” ның 10 нчы цехы территориясендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы катнашында Татарстан Республикасы житештерү предприятияләренең һәм балаларның техник иҗатларын чагылдырган күргәзмә оештырылды.
Әлеге күргәзмәдә тубэндәге балаларның техник иҗади үзәкләрендәге педагоглар һәм балалар катнашты: Казан шәһәре Совет районы “178 нче номерлы укыту үзәге”, “В.П.Чкалов исемендәге балаларның техник иҗади үзәге”, Казан шәһәре Вахитов районы “Факел” балалар техник иҗади үзәге, Казан шәһәре Совет районы “Балалар академиясе”.
Татарстан Республикасы укучыларының техник иҗади белем дәрәҗәсен чагылдырган авиа һәм судно модельләре һәм техник роботлар күчмә утырышта катнашучыларда зур кызыксыну уятты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International