«Заступник» мобиль кушымтасын куллану турында видеороликлар конкурсы башланды

2025 елның 25 феврале, сишәмбе

Татарстанда мәктәп укучылары һәм студентлар арасында бушлай «Заступник» мобиль кушымтасы турында видеороликлар конкурсы старт алды. Анда 7 яшьтән 17 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала.

Эшләрне берничә категория буенча бирергә мөмкин. Алар арасында – «Заступник» ярдәмендә авыр ситуациядә ярдәм итүнең шәхси тарихы төшерелгән видеоролик; ата-аналарның кушымта һәм аны гаиләдә куллану турындагы видео бәяләмәсе; платформага видео күзәтү. Шулай ук кушымтаны ничек дөрес кулланырга икәнлеге турында файдалы киңәшләр белән ролик, яки сервисны кулланып социаль реклама төшерергә мөмкин. Моннан тыш, платформа ярдәм итә алган ситуацияләр белән белем бирү эшләре кабул ителә.

Эш катнашучының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси битенә #Заступник #Уполномоченныйряд #ЗаступникТатарстан хештеглары белән бастырылырга тиеш. Постка сылтаманы электрон гариза формасына беркетергә кирәк. Оештыручылар барлыгы 10 җиңүчене билгеләячәк, аларга махсус бүләкләр бирәчәкләр. Конкурс 1 майга кадәр дәвам итәчәк, ә нәтиҗәләре 6 майдан да соңга калмыйча билгеле булачак.

Конкурсны «Заступник» ярдәм үзәге, Татарстан республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм «Алдынгылар хәрәкәте» төбәк бүлеге ярдәмендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International