25 февральдән 27 февральгә кадәр Югары нефть мәктәбенең укыту-лаборатория корпусында «Иннополис университеты», Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә «Югары нефть мәктәбе» нең алдынгы инженерлык мәктәбе оештырган «Физик-математик алгарыш» проектының II фестивале узачак.
Чараның максаты - укучыларның игътибарын математика, физика һәм химия кебек табигый фәнни юнәлешләргә җәлеп итү.
"Физик-математик алгарыш" проекты фестивале - ул мәктәп укучыларын төгәл фәннәрне өйрәнүгә рухландырырга сәләтле вакыйга!