Алабуга политехника көллиятендә 24-28 февральдә «Профессионаллар - 2025» чемпионатының төбәк этабы уза. Катнашучылар “Җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү” компетенциясе буенча ярышачаклар.
«Профессионаллар» чемпионаты - югары дәрәҗәдәге осталар гына түгел, сайлаган һөнәргә тәүге адымнарын ясаучыларга да аралашу өчен уникаль мәйданчык ул. Көллиятнең махсус компетенцияләр үзәге базасында Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән - Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Алабуга, Кукмара, Сабов һәм Казаннан килгән сигез талантлы студент Ростов өлкәсендә төбәкара ярышларда катнашу хокукы өчен ярыша.