Агымдагы уку елында Россия мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бәйрәме 24 майда узачак, ә чыгарылыш кичәсе - 28 июньдә. Илнең барлык субъектларына тиешле рекомендацияләр РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелгән.
Тантаналы мәктәп чыгарылышларын үткәргәндә Дәүләт флагын күтәрү һәм Россия Федерациясе Дәүләт гимнын башкару, озак еллар бергә яшәгән һәм күп балалы гаиләләрне хөрмәтләү, укучыларның ата-аналары (шул исәптән РФ һәм РФ субъектлары дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән, махсус хәрби операциядә катнашучы) чыгышлары күздә тотылачак.
Шулай ук төбәкләргә инвалид һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен биналарның иминлеген тәэмин итү йөкләнгән.