Педагогик югары уку йортларына кабул итү кампаниясе яңа кагыйдәләр буенча узачак

2025 елның 14 марты, җомга

Педагогик югары уку йортларына 2025 елдан башлап абитуриентлар белем турында докеуентларны "Дәүләт хезмәте" порталы аша бирә ала. Үзгәрешләр Россия Мәгариф министрлыгының 2025 елның 1 мартында үз көченә кергән бакалавриат, специалитет һәм магистратураның белем бирү программалары буенча укырга кабул итү тәртибен раслау турындагы боерыгы белән беркетелгән.

Быел кабул итү кампаниясе Россия Мәгариф министрлыгы карамагындагы 37 педвузда 20 июньдә башлана. Абитуриентлар бакалавриат һәм специалитет программалары буенча бюджет урыннарына 25 июльгә кадәр, ә түләүле урыннарга - 20 сентябрьгә кадәр гариза бирә ала. Магистратура программалары буенча документлар кабул итү 20 июньнән 20 августка кадәр (бюджет урыннарына) һәм 20 сентябрьгә кадәр (түләүле урыннарга) узачак.

Педагогик югары уку йортына керү өчен белем алу турында документ бирергә һәм конкрет оешмага керергә ризалык бирергә кирәк. Моны шулай ук "Дәүләт хезмәте" порталы аша да эшләргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International