Татарстанда 17 сыйныф грипп һәм ОРВИ аркасында карантинга ябылды

2025 елның 14 марты, җомга

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан көн саен карантинга ябылган мәктәпләр һәм сыйныфлар мониторингы уздырыла, аларда укытуның дистанцион формасы оештырыла яисә дежур сыйныфлар ачыла.

Бүгенге көндә республикада грипп һәм ОРВИ белән бәйле рәвештә Казанда (9), Чаллыда (3), Зәйдә (1), Түбән Камада (1), Әлмәт муниципаль районнарында (3) 17 сыйныф ябылган. Тулысынча ябылган мәктәпләр юк.

2025 елның 1 сентябреннән 13 мартына кадәр "иртәнге фильтр"ны үтмәчеләр саны 36 020 тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International