Татарстан укучыларының язгы каникуллары 22 марттан башлана

2025 елның 18 марты, сишәмбе

Уку елында иң озын чирек ахырына якынлаша, тиздән укучылар каникулга китәчәк.

Татарстан укучыларының язгы каникуллары 22 мартта башлана һәм 31 нче мартка кадәр дәвам итәчәк. 1 апрельдән мәктәп укучыларының соңгы уку чиреге башлана.

Беренче сыйныф укучылары өчен өстәмә каникуллар - 10.02.2025 - 16.02.2025 (7 календарь көн).

Җәйге каникуллар башлану мәктәпнең үз календарь уку графигы белән билгеләнә, ә аларның гомуми озынлыгы 8 атнадан да ким булмаска тиеш.

Агымдагы уку елында Татарстан мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бәйрәме 24 майда узачак, ә чыгарылыш кичәсе - 28 июньдә. Илнең барлык субъектларына тиешле рекомендацияләр РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International