Казанлылар «Үз телем» татар телен өйрәнү буенча проектлар конкурсында катнаша ала

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

Татарстан башкаласында «Үз телем» татар телен өйрәнү буенча проектлар конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Иң яхшы идеяләр авторлары хыялларын тормышка ашыруга 2 млн сум күләмендә приз фондын бүләчәк.

14 яшьтән 35 яшькә кадәрге конкурсантларга татар телен өйрәнүгә һәм милли мәдәниятне үстерүгә багышланган заманча, стандарт булмаган, кызыклы проектлар уйлап табарга кирәк.

Катнашу өчен гариза (ФИО, туу датасы, адресы, телефоны, эшләү урыны, проектны тасвирлау) тутырырга кирәк. Кабул итү 30 июньгә кадәр yztelem@gmail.com электрон адресына алып барыла. Конкурс турындагы нигезләмә аның "ВКонтакте" рәсми битендә урнаштырылган.

«Үз телем» конкурсы шәһәр мэриясе тарафыннан Казан шәһәре депутаты Рөстәм Рамазанов ярдәмендә татар телен өйрәнү һәм татар мәдәниятен үстерү буенча актуаль идеяләрне алга сөрү максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International