Рөстәм Миңнеханов 2024 елда «Профессионаллар» һәм «Абилимпикс» чемпионатларына йомгак ясады. Ул 187 нче күппрофильле лицейда узды.
«Мондый очрашуларның яхшы традициягә әверелүе сөендерә.Без сезнең белән горурланабыз. Ышанам, сезнең казанышларыгыз сезне яңа уңышларга илһамландырыр, хәрәкәтне үстерүгә этәргеч бирер ", - дип котлады Раис һөнәри чемпионатларга катнашы булганнарны.
Чемпионат хәрәкәте - ул мәгариф предприятиеләре һәм системасы элемтәсенең нәтиҗәле каналы, дип саный Миңнеханов. Үз чыгышында ул “БПЛА идарәсе” компетенциясенең мөһимлеген ассызыклады, шулай ук узган елда безнең студентлар һәм мәктәп укучылары Россиядә дроннарның иң яхшы операторлары булды, дип билгеләде.
«Бу юнәлеш күпчелек тармакларда өстенлекле һәм тиз үсә торган юнәлешләрнең берсе», - диде Рәис.
Аерым рәхмәт сүзләрен остазлар һәм тренерларга белдерде һәм бүләкләр тапшырды.
Быел чемпионатта 130 компетенция буенча 1650 конкурсант катнашыр дип планлаштырыла. Чемпионат дәвам итә.