Быел беренче тапкыр югары уку йортларына профильле белгечлекләргә керә торган абитуриентлар тиешле фәннәр буенча имтиханнар тапшырачак. Ягъни, имтихан предметы әзерлек юнәлешенә туры киләчәк.
"Әгәр элегрәк, инженер белгечлекләрен сайлаганда, абитуриентлар җәмгыять белемен һичшиксез тапшырган булсалар, хәзер химия яки физика. Әгәр син химик булырга телисең икән, димәк, химияне белергә тиеш. Физика буласың килсә, физиканы белергә тиеш. Быелгы кырыслык бик җитди, ә бер елдан әле тагын булачак», - дип сөйләде мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта.
Аттестат алу өчен 11 нче сыйныф укучыларына рус теле һәм математикадан БДИ яки ДЧИ (дәүләт чыгарылыш имтиханы) тапшырырга кирәк.
БДИның вакытыннан алда чоры 21 мартта башланды һәм 21 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Анда быел 33 укучы һәм көллият студентлары катнаша. БДИның төп чоры 23 майдан 11 июньгә кадәр узачак.
Былтыргы кебек үк, быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары 3 һәм 4 июльдә, нәтиҗәне яхшырту өчен, БДИ предметларының берсен яңадан бирә алачак.
БДИ үткәрү өчен төп чорда онлайн-видеокүзәтү белән имтихан үткәрү өчен 84 пункт оештырылачак.
Имтихан материаллары үткәрү пунктларына интернет буенча тапшырылачак.