Мигрантлар балаларына мәктәпкә керү өчен рус теле буенча тест үткәндә минималь бусаганы үтү өчен биремнәрнең 90% ын эшләргә кирәк.
"Тест үткәрү тәртибендә дәүләт имтиханы элементлары бар. Тест ике өлештән - язма һәм телдән тора. Беренче сыйныф укучылары бары тик телдән өлешне генә тапшыралар, ә укучылар 2 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр - язма һәм телдән. Беренче сыйныф укучылары өчен тестлаштыру дүрт биремнән тора», - дип сөйләде «Татар-информ»дагы матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов.
Мөҗипов сүзләренчә, тест вакытында һичшиксез видео- һәм аудиоязма алып барылачак, шул исәптән баланың җаваплары да язылачак.
Тестны яңадан өч айдан соң узарга мөмкин. Сынауларны аена бер тапкыр, апрельдән башлап уздыру планлаштырыла.
Тест ясаучы оешмалар турында мәгълүмат ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм мәктәпләрнең үзләренең сынау үткәреләчәк сайтларында урнаштырылган. Моннан тыш, мондый мәгълүмат дәүләт хезмәтләре порталында барлыкка киләчәк.