7 апрельдә "Ял" шәһәр үзәге җәйге сменаларга лагерьга социаль юлламаларга гаризалар кабул итүне ача.
Балалар лагерена бушлай юлламаны аз тәэмин ителгән гаилә балалары, мәктәп яшендәге инвалид балалар, шулай ук качаклар гаиләсеннән балигъ булмаганнар алырга мөмкин.
Балалар Татарстан һәм якындагы республиканың берничә лагеренда: «Яшьләр» (Биектау районы), «Заречье» (Казан), «Имени Ю.Гагарина» (Мари Эл республикасы), «Берсут» (Мамадыш районы), «Раздолье» (Чистай районы) лагерьларында ял итә алачак.
Юлламага гаризаны "Ял" шәһәр үзәге сайтында бирергә мөмкин. 7 апрельдә 15:00 сәгатьтә гаризалар кабул ителә башлады.