17 апрель көнне Халыкара сервис көллиятендә «Профессионалитетта 1000 көнебез!» кластерында катнашучылар бәйрәме узачак. «Туризм һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе» урта һөнәри белем бирү кластеры 2023 елның маенда «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында, 192 СПО оешмасыннан конкурслы сайлап алу нәтиҗәсендә, Россиянең 30 уку йорты арасында оештырылды. Казанда Халыкара сервис көллияте конкурста беренче җиңүче булды һәм хәзерге вакытта аны уңышлы гамәлгә ашыра.
Чара кунаклары «Профессионалитет» федераль проекты кураторлары, тармакның әйдәп баручы предприятиеләре һәм уку йортлары җитәкчеләре, социаль партнерлар һәм иҗтимагый оешмалар .
Чара кысаларында студентлар, партнерлар һәм кунаклар көллиятнең яңа лабораторияләре һәм уку полигоны белән танышачаклар, "Поварское и кондитерское дело" һәм "Матурлык индустриясе технологияләре" белгечлекләре буенча мастер-класслар оештырылачак. Бәйрәм көллият территориясендә кластерның барлык катнашучылары чатырлары урнашачак ярминкә форматында узачак. Бәйрәмдә концерт, иң яхшы студентларны һәм педагогларны бүләкләү планлаштырылган, урамда күргәзмәләр, мастер-класслар, дегустация, үз продукциясен сату, диджей-шоу, конкурслар, сюрпризлар оештырылачак.
Бәйрәм узачак адрес: Казан, Адоратский ур., 58 Б