Казанда «Күптелле Россия: мәдәниятләр диалогы аша сыйфатлы белем» Халыкара форумы узачак

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

2025елның 10-11 апрелендә Казанда « Адымнар-белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында «Күптелле Россия: мәдәниятләр диалогы аша сыйфатлы белем » Халыкара форумы узачак.

Форум полилингваль белем бирү өлкәсендә фәнни тикшеренүләр һәм белем бирү практикаларын үстерү максатында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы РФ халыкларының туган телләре федераль институты белән берлектә уздырыла. Аның эшендә башкарма хакимият органнары, югары белем бирү мәгариф оешмалары, фәнни һәм фәнни-методик оешмалар вәкилләре, Россия Федерациясе субъектлары һәм якын чит илләр гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләре катнашачак. Форумның эше юнәлешләре: милләтара татулык гаранты буларак рус теле; Россия Федерациясе мәгариф системасында туган телләр; заманча белем бирү киңлегендә чит телләр; Россия Федерациясендә ЮНЕСКО Ассоциациясе мәктәпләре; күпмәдәниятле шәхес формалаштыру: этнопедагогика һәм психологик-педагогик аспектлар; телләр укытуда заманча мәгълүмат технологияләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International